Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә агач утырту акциясе узды

Минзәлә шәһәренең Элеватор микрорайонында агач утырту акциясе узды

 Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"

Акциядә катнашучыларны-бюджет учреждениеләре вәкилләрен сәламләп, Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов:

- Шәһәр, район территорияләрен төзекләндерү-безнең өстенлекле бурычларның берсе .  Моңа шулай ук агач утырту да керә. Һәрберебез елына ким дигәндә 2 агач утыртса да, бу инде экологияне яхшыртуга зур өлеш кертәчәк, - дип билгеләп үтте

Район башлыгы  балаларны иҗтимагый-файдалы хезмәткә җәлеп итү мөһимлеген дә билгеләп үтте, киләчәктә бу микрорайонны һәм бөтен шәһәрне төзекләндерү планнары белән дә уртаклашты.

Тату эш кысаларында 65 чыршы һәм 80 миләш үсентесе утыртылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев