Минзәләдә бадминтон буенча Раштуа турниры районара дәрәҗәдә үтте
30 спортчы катнашты
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Минзәләнең 1нче урта мәктәбендә бадминтон буенча Раштуа ярышлары узды. Ярышларны оештыручы Игорь Ковальчук хәбәр иткәнчә, катнашучыларның географиясе Минзәлә районы белән генә чикләнми, Яр Чаллыдан, Тукай районыннан да спортчылар килгән.
Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Фаяз Хизбуллин катнашучыларны сәламләде һәм бадминтонның Минзәләдә перспективалары зур булуын билгеләп үтте.
Барлыгы 30 спортчы катнашты.
1 урын - Айнур Гайсин / Камилла Гатупова (Яр Чаллы/ Тукай р-ны);
2 урын - Тимур Хәлимов / Виолетта Кустовская (Яр Чаллы ш./ Минзәлә);
3 урын - Кирилл Кукаркин / Рания Дәүләтшина ( Минзәлә/ Яр Чаллы);
3 урын-Ирек Гатупов / Варвара Ковальчук (Тукай р-ны/ Яр Чаллы).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев