Минзәләдә Балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә «Әкият» татар дәүләт курчак театры бэби-спектакль күрсәтте
Казан артистлары куйган «Тыпырдык» спектакле С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма теары базасында өч көн дәвамында барган II Бөтенросиия бэби-театрлар фестивалендә күрсәтелгән соңгы спектакль булды.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Балаларны яклау көне уңаеннан М.Җәлил исемендәге паркта бәйрәм узды. Иртәдән үк биредә аттракционнар, сәүдә нокталары эшләде. Мәгариф, мәдәният, спорт бүлегенә караган оешма коллективлары балалар өчен төрле кызыклы уеннар, конкурслар, квестлар, спорт ярышлары уздырды, катнашучылар исә баллы күчтәнәчләр алды.
Бәйрәмдә бүгенге көндә бездән бик еракта — махсус хәрби операциядә катнашучыларга хат язу мөмкинлеге дә тудырылган иде.
Теләге булган балаларга үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтә алды — алар кече сәхнәдә чыгыш ясадылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева бәйрәмгә килгән балаларны җәй һәм каникуллар башлану, һәм бүгенге бәйрәм — Балаларны яклау көне белән тәбрик итте.
Соңыннан нәни тамашачылар бэби-спектакль карау өчен махсус ясалган кызыл мәйданчыкта Казан шәһәреннән килгән «Әкият» татар дәүләт курчак театры татар телендә куйган тәрбияви һәм белем бирү элементлары булган тыпырдык Куянкай һәм кечкенә кыз Зәйнәп хакындагы әкиятне карадылар.
Карау гына түгел, балалар үзләре дә шул тамашада катнаштылар: җырладылар, биеделәр, сикерделәр, яңа белемнәр алдылар, курчак-геройларны тотып карадылар.
Фестивальгә һәм бәйрәмгә йомгак ясап, Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев Россиянең 6 регионыннан килгән курчак театрлары коллективларына, экспертлар советы әгъзаларына, үзенең коллективына һәм бэби-спектакльләргә яратып йөргән нәни тамашачыларга рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев