Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә “Безнең ишегалды” Президент программасы буенча төзекләндерелгән ишегалдын ачу тантанасы булды

Әлеге программа буенча районда быел 11 ишегалды төзекләндерелде.

Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

“Безнең ишегалды” программасы буенча киң масшатблы эшләр шәһәребезнең Гурьянов урамы 104, 106 ишегалларында башкарылды. Бүген, Татарстан Республикасы көнне, әлеге ишегалды тантанлы рәвештә ачылып, куллануга тапшырылды.

Ачу тантанасында район башлыгы Айдар Салахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев минзәләлеләрне Республика көне белән котладылар. Россия һәм республика күләмендә эшләп килүче төрле программалар белән таныштырдылар, аларның район күләмендә ни рәвешле тормышка ашырылуын бәян иттеләр.

Азат Хамаев, ТР Дәүләт Советы депутаты:

–Әйләнә-тирәбездәге мөхитнең матураю – һәркем өчен сөенеч. Ләкин бу эшләрне башкарып чыгу өчен финанс мөмкинлеге һәм эшче куллар кирәк. “Безнең ишегалды” программасы Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде. Программа 5 елга исәпләнгән, моның өчен 50 млрд сум акча бүлеп бирелде. Әлеге ишегалдында да бик күп төзекләндерү эшләре башкарылганы күренеп тора. Уен мәйданчыгында рәхәтләнеп балалар уйный, эскәмияләрдә өлкәннәр утыра. Шушы матурлыкка куанып яшәргә, куелган хезмәткә хөрмәт белән карарга, сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәк. Республика җитәкчелеге тарафыннан һәркемне бәйрәм  белән котлыйм.

Бәйрәмдә әлеге ишегалдын төзекләндерүдә үзләреннән зур көч куйган “Идарәче компания” һәм “Автострой” оешмасы эшчеләре район башлыгы Айдар Салаховның рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев