Минзәләдә Билгесез солдатны искә алдылар
Җиңү паркында бу истәлекле дата уңаеннан тантаналы митинг узды.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Тантаналы митингта Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева да катнашты. Яшьләр, педагоглар, шәһәр оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре алдында чыгыш ясап, бу көннең мөһимлеген билгеләп үтте:
–Билгесез Солдат көне, сугыш кырыннан кайтмаган барлык солдатларны искә алырга өндәүче истәлекле дата. Бу көн без ил территориясендә яки аннан читтә сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, әмма дошманга каршы үз-үзен аямыйча сугышкан Россия һәм совет солдатларының үлемсез батырларын искә алырга тиешбез.
Митингта катшаучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев