Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган турнирында 40 тан артык боксчы катнаша

Минзәләнең әзерлекле боксчылары белән көч сынашырга Алабуга, Әлмәт, Азнакай, Түбән Кама, Лениногорск, Менделеевск, Нефтекамсктан (Башкортстан) төрле яшьтәге һәм төрле авырлыктагы балалар һәм үсмерләр килде.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә информ)

Тәбрикләү сүзләре белән турнирны Минзәлә районы башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев ачып җибәрде.
Татарстанның бокс федерациясе әгъзасы, бокс буенча СССРның спорт мастеры Марсель Агазарян яшь спортчыларга җиңүләр генә теләде.


Үлчәү авырлыкларында спортчылар күп түгел. Бүген үз парларында җиңүчеләр иртәгә буласы финалга үттеләр.
Әмир Сизов — шуларның берсе. 


Тренерлары Булат Кәримов һәм Валерия Пузынина әйтүенчә, Алла теләсә, иртәгә финалларда Минзәлә боксчылары тагын булачак әле.
Финаллар сәгать унда башлана. Бокс залының кайдан урнашуын һәркем белә. Килегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев