Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә Бөтенроссия бэби-театрлар фестивале узачак

30 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр С. Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры I Бөтенроссия » Ләкләк » балалар театрлары фестивален уздырачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Минзәлә театры 2018 елда Татарстанда беренчеләрдән булып үз базасында бэби-театр ача. 2021 елда биредә үк  “Ләкләк” балалар театрларының I иҗади форумы үткәрелде.

Фестивальгә Мәскәүдән Беренче театр, Марфа Горвицның бәйсез театр проекты, «Әкият» Татар дәүләт курчак театры, Казан яшь тамашачы театры, Тольятти курчак театры, Яр Чаллы курчак театры, Удмуртия Республикасының дәүләт курчак театры артистлары киләчәк.

Фестивальдә театрларның әлеге юнәлешенә багышланган лекцияләр, мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр уздырылачак. Шулай ук фестиваль дәвамында көн саен анда катнашучыларның спектакльләрен күрсәтәчәкләр.

Фото: Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев