Реклама
Көн темасы
Минзәләдә браконьер станнары саны артуга юл куймаячаклар
Судагы биологик ресурсларын саклау буенча республика советы утырышында Минзәлә районында бу юнәлештә йомшак эшли башлаулары әйтелде.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов биологик ресурсларны саклау юнәлешендә рейдлар үткәрелү, админстратив протоколлар төзелүнең кимүен билгеләп үтте.Минзәләдә урнашкан рыбнадзор, су һәм биологик ресурсларны саклау буенча районара бүлек җитәкчеләренә район җирлегендә браконьерлар хакимлегенә юл куймаска кушты. Район эчке эшләр бүлегенә дә җинаять эшләре ачарга киңәш итте. Уртак көч белән район сулыкларында браконьер станнары челтәрен җәелүгә каршы торырга чакырды.
Ау ятьмәләрен тартып алу алдагы еллар белән чагыштырганда нык кимегән.Былтыр 614 булса, быел 343 кә генә калган.Бу сан кимүгә карап кына, сулыкларда балык, аеруча кысла тотып сатучылар кимеде дигән сүз түгел.
Статистикадан күренгәнчә, олы юлларда үткәргән рейдларда Минзәләдә кысла сатып алучылар тотылгалый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев