Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә чыршылар үз постларына басты

Район башлыгы Айдар Салахов тәкъдиме белән, «Безнең ишек алды» программасы белән төзекләндерелгән күпкатлы йортлар уртасына 9- 10 метрлы чыршылар утыртыла башлады.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Махсус техника белән казып алынгач, агачларның тамырына зыян килмәскә тиеш, диләр белгечләр. Берничә ел элек боз сарае янына чыршыны шундый технология белән утыртканнар иде. Аллага шөкер, үсә бит. Күпкатлы йортлар янын санап тормыйбыз, бизәлгәч, һәрберсен күрсәтергә тырышырбыз. Садак бистәсендә яшәүчеләрне бәхет басты: анда өч чыршы ел әйләнәсе үсәчәк, кышын матур итеп бизәләчәк. Өченче балалар бакчасына йөрүчеләр дә быел чыршы бизәячәк.Әлегә шәһәр территориясенә Яңа елга әзерләнү программасы кысаларында унике озын буйлы чыршы утыртылды. Матурлыкның тәмен белүче Коммуналь челтәрләр җитәкчелеге дә офислары тирәсен матурайтуын хәбәр иткән идек.

Безнең өстәмә

Роман Коротин, Идарәче компания директоры:

-Авыр вакытлар булуга карамастан, һәркемнең күңелен җылытасы һәм халыкта яңа ел кәефе тудырасы килә. Идарәче компания хезмәткәрләре чыршы урнаштыру, гирляндаларны ремонтлау, күпфатирлы йортларны бизәү эшенә кереште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев