Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Дан скверы булырмы?

Бистә малайларын физик күнекмәләргә ныграк тарту өчен кирәк бу.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ

 Нефтьчеләр бистәсенең "Нефтьче" спорт клубы янындагы әлегә каралмаган килеш ятучы өлешен җәмәгать мәйданчыгына (общественное пространство) әйләндерү буенча җәмәгать тыңлауларында күпчелек әниләр шулай дип белдерде.
Әлегә исем буенча аныклык булмады, “Молодежный” яки “Спортивный” дигән атамалар әйтелде.Территория күбрәк “Спортивный” дигән исемгә туры киләчәк, чөнки тренажерлар күп булачак.Аларның күбесе быел ук, үзара салым акчасына куелачак.
Районның башкарма комитет җитәкчесе Марат Кәримов җитәкчелегендә фикер алуда катнашкан комитетның бүлек, яшьләр һәм спорт учрежденияләре җитәкчеләре, шушы территориядәге йортларда яшәүчеләр, ТОС җитәкчеләре фикер алышуда бик актив катнаштылар. Казаннан килгән архитекторларга эскиз- проект ясарга шактый азык бирделәр. Элек сазлык булган җирне брусчатка белән каплау гына түгел, шунда яшәүчеләр өчен кирәкле һәм файдалы булырга тиеш бу мәйданчык.
Алдан саналганнардан тыш биредә чыршы (ясалма түгел
, натураль турында сүз бара), урындыклар һәм Дан аллеясы (спортта күренекле күрсәткечләргә ирешкән спортчыларның фотолары) булачак. Әлбәттә, периметр буенча яктырткычлар һәм видеокамералар куелачак.
Исем буенча төгәл ачыклык булмаганлыктан, әлеге очрашуда катнашучы буларак, мин дә үз тәкъдимемне керткән идем.
Әлеге мәйданчык- скверны Дан дип атарга.
Әлеге бистәгә нигезне нефтьчеләр салган бит.
Димәк, биредәге аллеягә спортчылар белән беррәттән заманында бик данлыклы булган МУРБ нефтьчеләренең фотоларын куяргадыр. Алар арасында орденлылар бик күп иде бит, хәтта Ленин ордены кавалеры да бар кебек. Менә дигән тәрбия үзәге дә булыр иде Дан скверы!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев