Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә дәүләт иминлеге органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан митинг узды

20 декабрьдә Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәләдә иминлек органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан Ленин исемендәге парктагы 1920 елда кулак-эсер фетнәсе вакытында батырларча һәлак булган Минзәлә ГубЧК сы хезмәткәрләренә, Кызыл Армия командирлары һәм сугышчыларына һәйкәл янында митинг уздырылу инде яхшы традициягә әверелде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Минзәлә урамнарының берсе кулак-эсерлар баш күтәрүе вакытында Совет властен яклап һәм хокук тәртибен саклап һәлак булган өяз ЧК рәисе Михаил Головин хөрмәтенә аталган.

Митингта катнашучыларны сәламләп, Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов әлеге истәлекле датаның мөһим тарихи мәгънәгә ия булуын, җәмгыятьтә хокук тәртибен саклауда һәм тотрыклылыкны тәэмин итүдә дәүләт куркынычсызлыгы органнарының бәяләп бетергесез ролен билгеләп үтте.

Управление начальнигы урынбасары — Яр Чаллыда Татарстан Республикасы буенча УФСБ хезмәте начальнигы полковник Валерий Карягин һәм хәрби хезмәт ветераны отставкадагы полковник Николай Зайцев үз чыгышларында дәүләт иминлеге органнарының тарихы һәм бүгенге эше турында сөйләделәр, аеруча яшьләрне патриотик тәрбияләүнең һәм тарихны бозуга юл куймауның мөһимлеген ассызыкладылар. Шулай ук иминлек органнары хезмәткәрләренә котлау сүзләре белән Минзәлә районы хәрби комиссары Сергей Владимиров мөрәҗәгать итте.

Митингта чыгыш ясаучылар бүгенге көндә дәүләт иминлеге органнары хезмәткәрләренә яңа бурычлар белән очрашырга туры килгәнлеген һәм алар махсус хәрби операция уздыру зонасында үзләренә куелган бурычларны намус белән үтәгәннәрен билгеләп үттеләр.

Митинг азагында Минзәлә ГубЧК сы хезмәткәрләренә, Кызыл Армия командирлары һәм сугышчыларына һәйкәлгә, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган мемориалга чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев