Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә «Добро во благо — Мәрхәмәтле булыйк» марафоны күтәренке рухта узды

Әлеге марафонда җыелган акчалар сәламәтлекләре чикле булган райондашларыбыз дәвалануына тотылачак.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Минзәлә районында инвалидлар ункөнлеге бара. Шушы ункөнлеклек кысаларында хәйрия марафоны уздыру матур бер традициягә әйләнде. Районның төрле оешма һәм учреждениеләре коллективлары, шәхси кешеләр акча җыеп, марафон узган көнне аны район мәдәният йорты фойесына куелган хәйрия тартмасына салалар. 

Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов:

—Без барыбыз да әлеге марафонда катнашып, анда үз өлешебезне кертеп, изге һәм кирәкле гамәл кылабыз. Хәйрия ярминкәсендә дә балалар куллары белән эшләнгән үзенчәлекле кул эшләнмәләре сатуга куелган. Кибеттә андый әйберләр юк. Педагоглар, остазлар кул астында әлеге кул эшләнмәләрен эшләү һәм шул рәвешле балаларның да хәйриячелеккә үз өлешләрен кертүе бу — тәрбиянең бер төре. Без, өлкәннәр, үз эш-гамәлләребез белән балаларны да яхшылык кылырга өндибез, аны яшь буынга тапшырабыз.

Теләкләр чыршысы 

Тагын бер матур традиция — ул «Теләкләр чыршысы». Җитәкчеләр, марафонда катнашучылар сәламәтлекләрендә чикләүләре булган балаларның Кыш бабайга язган хат конвертларын алып, аларның теләкләрен үтиләр.

Ләйсән Хөсәенова, социаль яклау бүлегенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе:

—Быел чыршыга 18 хат элдек. Хатта менталь яктан кимчелекләре булган яшь кешеләр үз теләкләрен күрсәтеп язды. Күреп торасыз, хатлар алынып бетте. Барлык теләкләр дә тормышка ашып, бүләкләр алынып беткәч, без яшьләрне әти-әниләре белән һәм аларның хыялларын тормышка ашыручы мәрхәмәтле кешеләрне бергә чакырып, чара оештырабыз. Бүләкләр тапшыру шунда булачак. 

Хәйрия ярминкәсе

Марафон белән беррәттән район мәдәният сарае фойесында хәйрия ярминкәсе дә уздырыла. Анда мәгариф, социаль яклау учреждениеләре коллективлары кул эшләнмәләре, сувенир, пешкән ризык белән сәүдә итәләр һәм сатудан кергән акчаны шулай ук акча тартмасына салалар.

Роза Усова, 2нче санлы балалар бакчасы мөдире:

—Безнең балалар бакчасы коллективы елның елында «Добро во благо — Мәрхәмәтле булыйк» марафонында катнаша. Һәр хезмәткәр хәйрия ярминкәсе өчен кул эшләнмәләре эшли һәм шулай ук акча да бирә. Ярминкәдә товар сатудан кергән акчаларны хәйрия тартмасына салабыз. Шул рәвешле безнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә аз булса да ярдәм итә алуыбызга шатланабыз. 

Энҗе Данилова, М.Җәлил музее директоры:

—Махсу ярминәкне карарга, товар сатып алырга дип килдем. Һәр продукцияне, товарны сокланып карап йөрдем. Сайлап алу мөмкинлеге зур. Һәрберсе матур һәм үзенчәлекле. Кызларыма дип кулдан ясалган бантиклар һәм Яңа ел сувенирлары сатып алдым. 

Ярминкәләрдә иң актив катнашучы мәктәп

Коррекцион мәктәп-интернаты район һәм республика ярминкәләрендә үзләрендә җитештерелгән продукция белән даими катнаша. Хәйрия ярминкәсендә дә алар өстәле яныннан халык өзелмәде. 

Светлана Махмутова, коррекцион мәктәп-интернатның директор урынбасары:

—Безнең мәктәп коллективы, гомумән, барлык ярминкәләрдә дә актив катнаша. Без үзебездә тәрбияләнүче балалар ясаган, иҗат иткән продукцияне тәкъдим итәбез. Сыр ясау цехыбыз бар — шунда ясалган сырларны алып чыктык. Тагын бер юнәлеш ул — сабыннар ясау. Һәм күптән түгел шәмнәр дә ясый башладык. Чигү машинабызда исә мендәр тышларына төрле рәсемнәр, язулар чигәбез. Боларның барысын да хәйрия ярминкәсенә алып чыктык, продукцияне кешеләр яратып ала, кызыксына. Быелгы хәйрия марафонында үз коллективыбыздан һәм ярминкәдән җыелган акчаны без үзебездә тәрбияләнүче балаларыбыз өчен файдаланачакбыз. Чөнки безнең мәктәптә укучы 95 баланың яртысы сәламәтлекләре ягыннан чикле балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев