Минзәләдә «Эко-автобус» йөрде
Оригиналь акцияне Минзәлә АТП директоры Рамил Кәримов һәм 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Наил Габдуллин ярдәме белән оештырдылар
Минзәлә шәһәренең 2 нче номерлы урта мәктәбенең "Эко - time" экологик хәрәкәте активистлары "Эко-автобус"акциясен үткәрделәр. Алар пассажирлар белән "Чүп-чарны аерым җыю" темасына әңгәмәләр алып бардылар, сораулар бирделәр, уеннар үткәрделәр, мәктәптә экологик эшчәнлек турында сөйләделәр һәм иң активларына бүләкләр бирделәр. Экоотряд җитәкчесе Рушания Зиязиева һәм активистлар рейс автобусы пассажирларыннан уңай эмоцияләр алдылар.
Фотографияләр Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев