Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә “Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез” Республика фестиваленең муниципаль этабы үткәрелде

Катнашучылар арасында “Минзәлә-информ” филиалы хезмәткәре дә бар иде

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

“Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез” Республика  фестиваленең муниципаль этабында Минзәлә районының 5 гаиләсе катнашты: Минзәләдән Гәрәевлар, Гыйләҗетдиновлар, Фәрраховлар, Иске Иркәнәш авылыннан Фәйдровлар, Калтак һәм Чупай авылларыннан Давлеткуловлар - Шәриповлар.

Иң башта алар жюрины район мәдәният сарае фойесында сәламләделәр, үз гаиләләре белән таныштырдылар, шәҗәрәләрен, кул эшләнмәләрен, үзләре пешереп алып килгән ризыкларны тәкъдим иттеләр. Бу хакта тулырак безнең сайттагы видеоязмаларда карый алачаксыз.

Фестивальнең төп өлеше район мәдәният сарае сәхнәсендә узды. Катнашучыларны сәламләп, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева да әлеге конкурсның милләтара татулыкны, традицион кыйммәтләрне саклауда мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. 

Һәр гаилә үз нәсел тарихларына багышланган эчтәлекле номерлар тәкъдим итте.

 Сүз уңаеннан, үзләренең Калморза авылына барып тоташкан Фәрраховлар гаиләсе командасы составында безнең хезмәттәшебез – “ТАТМЕДИА” АҖ “Минзәлә-информ” филиалы smm –менеджеры Дифиза Нуриева (уртада) чыгыш ясады.

Конкурска нәтиҗәләрне Казаннан килгән мәртәбәле жюри ясады. 1 урынны мари милли традицияләрен тәкъдим иткән Давлеткуловлар - Шәриповлар гаиләсе яулады.

Икенче урында – Фәрраховлар гаиләсе. 3 урында – районның спортһәм мәдәният тормышында актив роль уйнаучы Гәрәевлар гаиләсе. Алар дипломнар һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Нәсел җепләре белән Мөслим районына барып тоташучы данлыклы педагоглар Гыйләҗетдиновлар – Хәбибуллинар гаиләсе  һәм Иске Иркәнәш авылыннан Фәйдровлар гаиләсе актив катнашкан өчен Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатына һәм шулай ук акчалата сертификатларга лаек булдылар.

- Әзерлек ягыннан зур эш башкаргансыз. Бүгенге сәхнәдә басып торучы һәркайсыгызны җиңүче, дип атар идем, - диде жюри рәисе Әлфия Вознесенская.

Конкурс барышында үз чыгышларын район мәдәният  хезмәткәрләре дә  тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев