Минзәләдә Физкультурниклар көненә бүләкләр тапшырдылар
Район мәдәният сараенда Физкультурачылар көненә багышланган чара узды.
Бәйрәм кысаларында Минзәлә шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваров һәм «Россия Пенсионерлар берлеге» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге рәисе Любовь Мишина бүләкләр тапшырдылар.
Сәхнәдә беренче булып Минзәлә районы яшьләр һәм спорт бүлегенең Рәхмәт хаты белән Минзәләнең мактаулы гражданины, легендар тренер, чаңгы буенча спорт мастеры Владиленин Мильчаков һәм Минзәлә районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән сугышчан хәрәкәтләр ветераны, СВО ветераннары арасында стендка ату буенча республика турнирында катнашкан Артур Мирзахметов бүләкләнде.
Аннары "Өченче яшь" республика спартакиадасында икенче урынны алган районның спорт ветераннары командасы (капитан - Фәния Григорьева) билгеләп үтелде. Любовь Мишина аларга кубок тапшырды. Әлеге спартакиада кысаларында ГТО тапшыру буенча икенче урынны алган ветераннарга да диплом тапшырылды.
“Юбилейный” спорт мәктәбе директоры Илфар Сафиуллин “Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Чара кысаларында шулай ук Татарстан спорт министрлыгының, район җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары һәм грамоталары тапшырылды. ГТО алдынгылары, тренерлар һәм спорт мәктәпләре укучылары билгеләп үтелде.
Чара музыкаль номерлар белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев