Минзәләдә ял итәргә урын күп, акчаң гына булсын: чаңгы трассасы бар, бассейн эшләп тора
Яңа ел каникулларында Минзәләдә кайда һәм ничә сумга ял итеп була — алдагы материал шул хакта.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Өйдә яки кунакта Яңа елны мул табын артында каршылап, берничә көн телевизор экраннарында барган тапшыру һәм фильмнарны карап яткач, кешеләр актив ял турында уйлый башлый. Минзәләдә текә чаңгы һәм чана таулары, зур аквапарклар булмаса да, җыелган калорияләрне яндырып, хәрәкәтләнеп кайту өчен спорт корылмалары да, мәдәни азык җыю урыннары да җитәрлек.
Шәһәребезнең Ленин паркында һәм Лесной чишмәсе янында чаңгы трассасы бар. Кемнең шәхси чаңгысы бар, һава торышы яхшы торганда төнгә кадәр рәхәтләнеп шул чаңгы трассасында шуарга була, утлар янып тора. Чаңгысы булмаган балалар һәм өлкәннәр аны Садак бистәсендә урнашкан «Лыжная база» дан прокатка ала ала. Зурлар өчен чаңгыны 1 сәгатькә прокатка алу 150 сумга, ә балаларга 75 сумга төшәчәк.

Салкын кышны бар кеше дә яратмый. Кемнеңдер, киресенчә, җылы җәйге атмосферага чумасы килә. Әлеге атмосфераны «Юбиленый» бассейннары булдыра ала. Кечкенә бассейнда балалар өчен 1 сәгать су коену бәясе 80 сум. Өлкәннәр өчен зур бассейн 140 сум. Суда коену өчен махсус башлыгың юк икән-аны биредә 30 сумга прокатка алып була. Шулай ук бассейннарның кайсы көнне ничек эшләү расписаниесе белән «Юбилейный» спорт мәктәбе ВК төркемнәреннән алдан танышырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев