Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә ялга кайткан мобилизацияләнүчеләр белән очрашу булды

Район башлыгы аларның берсенә тепловизор тапшырды

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

«Ялкын» яшьләр үзәгендә ялга кайткан мобилизацияләнүчеләр белән очрашу үткәрелде. Бирегә Николаевка, Иркәнәш, Хуҗәмәт авыл җирлегеннән егетләр килгән иде.

Традиция буенча очрашу мул табын артында үтте. Район башлыгы Айдар Салахов мобилизацияләнүчеләрнең хәлләрен сораштырды, гозерләрен тыңлады. Очрашуда шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, район хәрби комиссары Сергей Владимиров катнаштылар. 

Реклама

Егетләр авылдан, әти-әниләре мал асрагач, быелгы печән мәсьәләсе борчый. Шулай ук ипотека буенча сорау да яңгырады. Айдар Салахов һәрбер мөрәҗәгатьнең контрольгә алынуын, районда «Ялкын» яшьләр үзәге, волонтерлар хәрәкәте белән махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтү буенча планлы эш алып барылуын билгеләп үтте. Район йөзен яңартучы социаль-инфраструктур, яңа эш урыннары булдыручы инвестицион проектлар белән таныштырды.

— Җиңеп, исән-сау кайтуыгызны телибез. Без сезне көтәбез, — диде ул.

Шулай ук Айдар Салахов Иркәнәштән мобилизацияләнүчегә тепловизор тапшырды.

«Ялкын» яшьләр үзәгенең белгече Татьяна Сәмигуллина «Защитники Отечества» дәүләт фондының Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Сарман районнары буенча социаль координаторы итеп билгеләнгән. Ул да махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтергә һәрдаим әзер икәнен искәртте.

безнең өстәмә
Очрашу башланыр алдыннан Айдар Салахов «Ялкын» яшьләр үзәгендәге тегү цехы (җитәкчесе — Светлана Петрова) эшчәнлеге белән дә танышты. Искә төшерәбез, Светлана Петрова укучылары — 2 нче урта мәктәпнең «Лавка будущего» проекты белән «Школьный бизнес-старт» республика конкурсында җиңде. Алар Мәскәүгә экскурсион тур белән бүләкләнгәннәр иде. Шушы көннәрдә ерак сәфәргә кузагалачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев