Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә яңа чаңгы-роллер трассасында беренче масштаблы ярышлар узды

Турнир трасса ачылуга һәм Нефтьче көненә багышланган иде

(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

Минзәлә шәһәренең Ленин исемендәге паркында 2009 һәм 2010 елгы спортчылар арасында чаңгы-роллер буенча ачык район ярышлары булып узды. Турнирның үзенчәлеге шунда: Минзәлә, Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттән чаңгы бүлекләрендә тәрбияләнүчеләр быел гына төзелгән чаңгы-роллер трассасында ярыштылар.

Ярышларда катнашучыларны сәламләп, Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов:

- Соңгы елларда паркта төрле программалар буенча киң колачлы төзекләндерү эшләре башкарылды. Биредәге яңалыкларның берсе - спортчыларыбыз үтенече буенча 1300 метрлы чаңгы-роллер трассасы барлыкка килү булды. Хәзер безнең чаңгычыларның җәй дә, кыш та тренировкалар үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Шулай итеп, бүген ярышларга килгән спортчыларны билгеле бер мәгънәдә “беренче булып юл салучылар”дип атасак та була, - дип билгеләп үтте .

Малайларга да, кызларга да 2600 метрлы дистанцияне узарга туры килде. Бирегә иң көчлеләр килү сәбәпле, көрәш тә киеренке булды. Минзәлә вәкилләреннән пьедесталга Анастасия Калинина күтәрелде-ул кызлар арасында алтын медаль яулады. 2 урын – Айсылу Шәрәповада, 3 урын-Варвара Шитовада. Егетләр арасында 1-нче урын Эмир Валовта, 2 – Илназ Каюмовта, 3 – Матвей Бобровта.

Антон Лаврентьев, Минзәлә шәһәре “Олимп” спорт мәктәбе чаңгы бүлеге тренеры:

- Үзебез өчен бу яңа ярышны, әле беренче тапкыр гына булса да, уңышлы, хәтта «бишле»гә үткәрдек, дип уйлыйм.Район, республика җитәкчелегенә, хәзерге вакытта үзебезнең чаңгы-роллер трассасы барлыкка килгәне өчен рәхмәт, ул хәтта зур шәһәрләрдән килгән спортчыларны да сокландырды. Бүгенге ярышларны уздырганда спонсорлык ярдәме күрсәткән нефтьчеләргә, шәхсән Егор Юдинга аерым рәхмәт әйтәсем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев