Минзәләдә «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» акциясе кысасында мобилизацияләнүчеләр өчен окоп шәмнәре һәм мичләр ясыйлар
Шәм һәм мичләр ярдәмендә алар үзләренә ашау әзерли, җылына һәм яктырткыч итеп файдалана ала.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Шушы изге эшкә Минзәлә волонтерлары бердәм булып тотынганнар. Кемдер бина табу белән булышкан, кемдер чимал өчен акча түләгән, башка кирәк-яраклар табуда ярдәм иткән. Әлеге эшне оештыручыларның берсе, волонтер – Андрей Касаткин безне эш барышы белән таныштырды.
–Шәһәребездән беренче мобилизацияләнүче егетләр киткән вакытта без кирәк-яраклар алу өчен егетләр белән акча җыеп, аларны волонтерларга бирдек. Алга таба да ярдәм итүне дәвам итәсе килде. Соңыннан мин интернетта окоп шәмнәре турында күреп алдым. Окопта газ горелкалары кыш көне катарга, янмаска мөмкин, ә шәмнәр яначак. Бу эшне яхшылап өйрәндем һәм кайдан парафин заказать итәргә мөмкин булуын белешә башладым. Бүгенге көндә без парафинны Түбән Новгородттан кайтартабыз. Парафин алу өчен акчаны шулай ук киң күңелле кешеләр үз теләкләре белән бирә. Шәм ясау технологиясен мин әле һаман да яхшыга таба үзгәртәм, эш дәвам итә. Кич белән эштән кайткач, ярдәмгә башка волонтерлар да килә. Төрле консервланган ризыклардан бушаган тимер савытларны исә берничә җыю пунктында минзәләлеләрдән җыябыз – дип эш тәртибе белән таныштыра Андрей.
Шәм ясау белән бергә шул ук бинада мобилизацияләнүчеләр өчен тимердән буржуйка мичләре дә ясала. Озакламый шәмнәр һәм мичләр хәрбия операциядә катнашучы райондашларыбызга гуманитар ярдәм белән җибәреләчәк.
–Безнең максат бер – бүгенге көндә хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә кулдан килгәнчә ярдәм итү, аларның тиз арада исән-имин туган якларыбызга кайтуына булышлык итү. Шәм һәм мичләр ясауда ярдәм күрсәткән егетләрнең исемнәрен атап үтәсем килә. Алексей Ищеряков парафин алу өчен акча күчерде, Ильдар Вильданов мич ясау өчен металл алуда шулай ук акчалата булышты. Бүген без шәм һәм мич ясау белән шөгыльләнә торган бинаны безгә бертуган Альберт һәм Артур Харисовлар бүлеп бирде. Дамир Каюмов һәм лесхоз оешмасы агач чүбе – опилка бирде (ул шәм ясау өчен кирәк), Роман атакай янып бетмәгән шәмнәр алып килде. Ул шәмнәрнең балавызын эретеп парафин белән бергә кушабыз. Шулай эшләгәндә парафин салкында уалмый. Тимер банкалар алып килгән һәркемгә дә рәхмәттән башка сүз юк, – ди Андрей Касаткин.
Укучыларыбызның исенә төшерәбез. Консервалардан бушаган тимер банкаларны Минзәлә шәһәрендәге «Донна Роза» кибетенә, «Жар-пицца» кафесына, Изыскатель бистәсендәге «У Луизы» кулинариясенә китерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев