Минзәләдә ярминкә гөрләде
Сатучылар арасында эре хуҗалыклар да, әле беренче тапкыр чыгучылар да бар иде
Минзәлә шәһәренең Октябрь мәйданында Инвалидлар декадасына багышланган ярминкә гөрләде. Авыл хезмәтчәннәре тарафыннан җитештерелгән мул продукцияне сатып алырга шәһәр халкы иртәннән үк җыелды. Ассортимент та киң иде.
Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов бер төркем җитәкчеләр белән ярминкәдәге һәр сату ноктасы белән танышып чыкты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты. Шулай ук район башлыгы бәйрәм котлавы белән мөрәҗәгать итте, мөмкинлекләре чикле булганнарга ярдәм итүнең уртак бурычыбыз булуын искәртте.
«Заиковский» хуҗалыгы, КФХ Загиев, Урыс авыл җирлеге, Аюдан КФХ Адиева, Урыстан Фазыл Маулин, Юртаудан ЛПХ Хамматов тәкъдим иткән сыер ите бәясе уртача диапазоны 580- 700 сум иде.
Чулпан авылыннан һәр ярминкәдә катнашучы Хәбибрахмановлар гаиләсе үз хуҗалыкларында үстерелгән индоутка, мулард, каз, үрдәк, бройлер түшкәләре һәм шулай ук сөт продукциясе белән сәүдә иттеләр. Тауасты Байлар авыл җирлеге өстәлендә каз түшкәсе дә, каз мамыгыннан ясалган мендәр дә бар иде. Наратлы Кичү җирлеге хәтта 17 кило 200 граммлык күркә тәкъдим итте.
Шәһәрдә яшәүче Рафаэль Мәснәвиев беренче тапкыр сәүдә итергә чыккан иде. Ул мунча себеркесе, урман җиләк-җимешләре һәм кул эшләнмәләре тәкъдим итте. «Себеркене Тупач ягында урманнарда әзерләдем», диде ул.
Гадәттәгечә, балыкны, балны, җиләк-җимешне, яшелчәне, чикләвекне, кул эшләнмәләрен һ.б., Минзәләнең «сарымсак короле» Сергей Осипов продукциясен дә ярминкәгә килүчеләр теләп сатып алдылар.
Воровский авыл җирлеге, Минзәлә педагогика көллияте ярминкә кунакларын кайнар чәй, мичтә пешкән коймак белән сыйладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев