Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә яшәүче Евгений Салмин шәхси музей оештыруга керешкән

Евгенейны Минзәләдә белмәгән кеше юктыр.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә- информ")
Соңгы елларда ул тыныч кына үз бизнесы белән шөгыльләнә. Ике катлы офисына кергәч, бинаның креатив бизәлешенә игътибар иттем. Экспонатлар белән кызыксынуымны күреп, ул мине икенче катка алып менде. Андагы тарихи мирасны күргәч, минем исем китте. Укучыларыбызга да шуны күрсәтергә булдым. Чөнки биредәге кебек экспонатлар Минзәләнең үзәк музеенда да юк.
Евгений Салмин:
- Экспонатлар җыя башлауга кеше белән аралашырга яратуым сәбәпче булды. Төзелеш материаллары сатып алырга килүчеләр борынгы җиһазларны, инструментларны бик теләп бүләк итәләр. Миндәге гармун белән уйнарга киләләр, хәтта.
Еагений үзе дә, сирәк булса да, кулына гармун ала. Аның күңеле иҗатка тартылуын күптәннән белә идем. Капка төпләренә төрле фигуралар ясап куюы әле дә хәтеремдә.
Ә музей!!! Сокланудан сүзләрем юк. Минзәләдә күңелләре кушканча, экспонатлар җыярга, реставрация ясарга вакыт һәм акча кызганмаган моңарчы ике кешене генә белә идем: Рамил Кәримов һәм Радик Фәттахов. Алар сафына Евгений Салмин басты. Аның бу шөгылен дуслары күптән белә инде. Бу хәбәр белән бөтен җиһанга җиткерәбез.Тагын шундый кешеләр бармы, бездә?! Чакыру көтәм! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев