Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә яшәүче Галия апа Кириллова солдатлар өчен 15 пар йон оекбаш бәйләде

Һәр оекбашка ул кул хезмәтен генә түгел, күңел җылысын, күз нурын да кушып бәйли.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Райондашларыбыз махсус хәрби операциядә катнашучыларга кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырыша. Бу изге эштә өлкәннәр дә читтә калмый. Минзәләдә яшәүче Галия апа Кириллова исә солдатларыбыз өчен җылы йон оекбашлар бәйли.

Галия Кириллова:

—Өч капчык йон алып килеп биргәннәр иде, шул йонны башта яздым, соңыннан эрләдем, юдым. Хәзер исә оекбашлар бәйлим. 10 пар оекбашны бәйләп, гуманитар ярдәм җыю пунктына — Маринага алып барып тапшырдым. Йон бар, бүгенге көндә дә оекбашлар бәйләү белән мәшгульмен, тагын 5 оекбашым әзер булып килә. Кызым Наталья да волонтер. Ул коры аш ясау өчен яшелчәләр киптерә. Җәй көне аңа яшелчәләр тураштым. Тәк торганым юк, махсус хәрби операциядәге егетләргә кулымнан, хәлемнән килгәнчә ярдәм итәсем килә. 


Галия апа кебек тырыш өлкәннәребез күпләребез өчен үрнәк булып тора. Үзеңнең дә кул-аякларың сызлаусыз булсын, Галия апа. Күңел җылысы кушып бәйләнгән йон оекабшларың салкын кышта егетләрнең аякларын җылытып, аларны хәвеф-хәтәрдән саклап йөрсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев