Минзәләдә яшәүче Гүзәлия Хамматова LED-телевизор отты
«Татмедиа» да 2024 елның беренче алты аена холдинг басмаларына язылучылар арасында призлар уйнатылды. «Санаторийга юллама, телевизор һәм башка призлар от» акциясендә 452 әбунәче катнашты.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Барлыгы 17 бүләк уйнатылды: «Ижминводы» шифаханәсенә ике кешелек юллама, бер телевизор һәм бер вертикаль тузан суырткыч, икешәр электр ит тарткычы, икмәк пешерү җайланмасы, термопот һәм шуруповерт, шулай ук өчәр үтүг һәм тонометр. Минзәләдән әбүнәчебез Гүзәлия Хамматовага әлеге акциядә бәхет елмайды — ул кыйммәтле бүләк — LED-телевизоры отты.
Район газетасына һәм «Татмедиа» да чыга торган журналларга редакция аша язылучы әбунәчеләребезгә без бүләкләр уйнату акциясендә катнашу өчен квитанцияләрне җибәрергә үзебез ярдәм иттек. Редакция аша электрон юл белән җибәрелгән 15 квитанция арасында Гүзәлия Хамматова квитанциясе дә бар иде.
Гүзәлия Хамматова:
—Шундый кыйммәтле приз отуыма мин бик шатмын. Инде күп еллар дәвамында мин газета-журналларга редакция аша язылам. 2024 елның беренче яртыеллыгында мин редакция хезмәткәре Кадрия Мәрданова аша «Минзәлә» район газетасы һәм «Салават купере», «Сабантуй» балалар журналларына язылдым. Әлеге журналларны оныкларым белән бергәләп укыйбыз.
Җиңүчеләрне бүләкләү 13 февральдә Казанда «Татмедиа» бинасында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев