Минзәләдә яшәүче Хәниф Гәрәев кардан поши ясады
Мөгезләре — чын
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Минзәләдә яшәүче ветеран спортчы Хәниф Гәрәев һәр елны кыш көне үз ихатасында кардан үзенчәлекле фигуралар ясавы белән дан тота. Быел да искәрмә булмады: аның ихатасын матур поши фигурасы бизәде.
— Бу минем күптәнге хыялым иде. Фигураны бер көн өчендә ясап куйдым, икенче көнне буядым. Аның үзенчәлеге шунда: башындагы мөгезе — чын пошиныкы, — дип сөйләде «Минзәлә-информ» га Хәниф Гәрәев. Ул мөгезләрне урманда тапкан — поши аларны төшереп калдырган булган.
Әлеге фигура янына оста кул Кар бабай да ясап куйган.
«Оныклар кар фигураларын бик ошаталар, хәтта „пошиның“ өстенә атланып уйныйлар», — ди Хәниф ага.
Хәниф Гәрәев үзенең актив тормыш яшәү рәвеше алып баруы һәм район, республикүләм спорт ярышларында катнашуы белән дә билгеле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев