Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә яшьләр чыршысын ачу тантанасында алдынгы укучылар бүләкләнде

Бүген тантаналы шартларда 1нче урта мәктәп янындагы мәктәп скверында чыршы утлары кабынды.



(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”) 
Билгеле булганча, узган ел мәктәп укучылары һәм студентларының яраткан ял итү урыны булган мәктәп скверында “Акибанк” ПАОның бүләге буларак Яңа ел чыршысы урнаштырылган иде. Быел да Яңа ел бәйрәме алдыннан чыршы скверда кабат “хуҗа” булды. Төрле төсләр белән янучы әлеге зур яшел чыршы скверның гына түгел, шәһәребезнең матур бер бизәге булып тора. 
Чарада катнашкан район башлыгы Айдар Салахов, ”АКИБАНК” ПАО идарәсе рәисеИлдар Галяутдинов минзәләлеләрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котладылар. 
Айдар Салахов, район башлыгы: 
–Әлеге чыршыны без Яшьләр чыршысы дип атыйбыз. Укуда, спортта, сәнгатьтә уңышларга ирешкән укучылар хөрмәтенә куелды да инде әлеге чыршы. Шәһәрдә беренчеләрдән булып әлеге чыршыны ачу матур бер традициягә әйләнеп бара. 
Илдар Галяутдинов, ”АКИБАНК” ПАО идарәсе рәисе: 
–Сезнең барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Сез, балалар, илебезнең киләчәге. Бүген дә минем сезнең өчен бүләк ясыйсым килде. Район башлыгы белән киңәшләшкәч, без узып баручы елда республика, Россия күләмендә укуда, спортта, иҗатта уңышларга ирешкән укучыларга, коллективларга, аларның укытучыларына рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырырга киңәштек. 
”АКИБАНК” ПАО идарәсе рәисе Илдар Галяутдинов район башлыгы Айдар Салахов белән бергә уңышлары белән аерылып торган балаларга һәм укытучыларына рәхмәт хатлары һәм премияләр, гимназиянең Р.Муллин исемендәге театр һәм кино студиясе һәм 1 нче урта мәктәпнең баскетбол комадасына сертификатлар тапшырды. 
Укучылар, бәйрәмгә килгән кунаклар Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә Яңа ел чыршысының утларын кабыздылар. Бәйрәм чарасы сәнгать мәктәбе укучыларының концерт номерлары белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев