Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Минзәләдә язгы ташу сулары үз юлын тапты

Бу юлларны язганда Минзәлә районында, юллар, кайбер йортларның ишек алларына су керү проблемасын кискенләштерсә дә, яз, кайбер төбәкләрдәге кебек, катастрофик куркыныч хәлләргә китермәде.

(Илдус Шаһиев, «Минзәлә—информ»)

Район хакимияте кискен ситуациягә әзер булып тору өчен, тиешле оешмаларга күрсәтмә бирде, карар чыгарды. Бу хакта безнең каналда укыгыз.

Әлегә зарларын белдерүчеләргә ярдәм тиз арада күрсәтелә.

Шәһәрнең Гурьянов урамындагы түбән өлешендә, канаудагы карны вакытында эттермәгәч, йортларга су керде. Шул оешмалар көче белән бәла булдырылмады. Әмма су Ленин урамы буйлап агуын дәвам итәчәк. Чөнки анда ливневка ясалмады. Аккан су юлын таба. Елганың шәһәр янындагы өлешендә боз әле селкегмәгәндә. Ерактарак хәтта балыкчылар күренде.

Су басуның кызыл зонасында булган авыллар буенча оператив мәгълүматны социаль челтәрдәге үзебезнең төркемдә даими биреп барачакбыз.

Елгаларда боз ачылгач проблема, күршеләрдәге кебек, бездә дә кискенләшергә мөмкин. Сак һәм тыныч булыйк. Бәлага таручыларны, алла сакласын, ярдәмсез калдырмаячаклар!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев