Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә игезәк балалар тәрбияләгән әниләр белән очраштылар

Чакырылган кунаклар үзләренең гаилә тарихы белән уртаклашып, бала үстергән чакларын искә алдылар, яшь буыннарга үгет-нәсихәтләр бирделәр

 

Мәдәни мирас йортында «Көтелмәгән бәхет» дип исемләнгән игезәк балалы әниләр белән очрашу булып узды. 5 бала әнисе (шулар арасында игезәкләр Таһир белән Зөһрә), «Ана даны» медале иясе Илсөя Хәбибуллина, шулай ук 3 бала әнисе (икесе — игезәкләр Лиана белән Диана) Раушания Титова — Гыймаева чараның түрендә иделәр. Лениза Якиева үзенең игезәк оныклары (улы Илдарнын кызлары) Алина белән Аделина турында сөйләде. Чараны Роза Фәхретдинова әзерләде һәм алып барды.

Очрашуда педагогия көллияте студентлары, гимназия укучылары һәм әлеге уку йортларының директорлары Гөлназ Халиуллина, Лилия Галиева, «Сибелә чәчәк» ижади оешма җитәкчесе Нажия Пучкова катнаштылар. Районыбызның танылган шагыйрәсе Сәхия Авзалова чара барган чакта Раушания Титовага багышлап, иҗат иткән, өр-яңа шигырен укыды. Шулай ук чарада ветераннар советы вәкилләре, шәһәр мәчете мөгәллимәләре, шәкертләр катнашты. Очрашу ахырында чәй өстәле әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев