Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә ил сакчыларын зур хөрмәт белән һәм исән-сау кайтуларын теләп озаттылар

Мобилизацияләнүчеләрне озату район Мәдәният сарае янында оештырылды

 Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Минзәлә шәһәрендә өлешчә мобилизацияләнүчеләрнең чираттагы төркемен озаттылар.

- Бүген без үзебезнең ир-егетләребезне Ватаныбызны сакларга дип җибәрәбез. Куелган бурычларны намус белән, төгәл итеп үтәп, иң мөһиме, исән-сау кайтуларыгызны телибез. Без сезне көтәбез, - диде Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов.

Үз үгет-нәсыйхатьләрен һәм изге теләкләрен традицион дини конфессия вәкилләре – Гөлек авылы имам-хатыйбы Хәкимҗан хәзрәт Әгъләмов һәм Никольский кафедраль соборы настоятеле иерей Роман Храмутичев та җиткерделәр. Район хәрби комиссары Сергей Владимиров та мобилизацияләнүчеләргә:

- Онытмагыз, сезне өйләрегездә көтәләр. Хәбәрләшеп торырга мөмкинлегез бар, языгыз, шалтыратыгыз. Иң мөһиме, кайда булсагыз да, исән-сау йөрегез, рух күтәренкелеген югалтмагыз, -диде.

Һәрбер мобилизацияләнүчегә райондашлар тарафыннан әзерләнгән хәрби хезмәт вакытындагы кирәк-яраклар белән тутырылган пакетлар тапшырылды. Сүз уңаеннан,  иртәннән үк килгән ир-егетләр  башта үзләре һәм гаиләләре, аларга нинди ярдәм кирәклеге хакында мәгълүматлар калдырып,  анкеталар тутырдылар. Һәрбер мобилизацияләнүчегә Оборона министрлыгыннан шәхси көндәлек кирәк-яраклар сатып алу өчен акчалата конвертлар  да таратылды. Озатып калучылыр да мобилизацияләнүчеләргә ”Исән-сау кайтыгыз, без сезне яратабыз, сезнең белән горурланабыз”, дигән теләктә калдылар.

акцент

Мобилизацияләнүчеләр автобусларга утырып кузгалгач, аларны педагогик көллият  бинасы янында әлеге уку йортының коллективы урамга чыгып, тере коридор, ясап озатып калды.

Безнең өстәмә

Мобилизацияләнүчеләр арасында районның элеккеге хәрби комиссары подполковник Рөстәм Низамов та бар иде.

- Үз заманында без намуслы итеп Ватаныбыз каршында бурычыбызны үтеп кайткан идек.  Ә бүген Ватаныбыз безне тагын  чакыра. Һәм мин бүген китүчеләр арасында үзем дә булуыма бик горурланамын. Райондашларыбыз, көтегез безне, рәхмәт сезгә безнең белән бергә булганга, без исән-сау кайтырбыз!, - диде.

Наратлы-Кичүдә фермерлык белән шөгыльләнүче Әнвәр абый да:

- Ирекле рәвештә барам, бу минем гражданлык позициясе, - ди. – Ферма кала инде, малай бар бит.  Мал азыгы  җитәрлек, шулай булгач ул малларны карау бер нәрсә дә түгел инде. Кызым полициядә эшли, ул мине озата. Шул, иң мөһиме, балаларым исән-сау булсын, алдагы буыннар тынычлыкта яшәсеннәр, - дип үз фикере белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев