Минзәләдә иң яхшы бизәлгән оешма яки йорт хуҗалары быел да бүләкләнә
Конкурс 24 декабрьгә кадәр үткәрелә.
Яңа ел алдыннан район халкы өчен бәйрәм атмосферасы тудыру һәм биналарның, урамнарның, мәйданнарның, чыршыларның сәнгати, ут белән бизәлешен яхшырту максатларында районда ел саен «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше» конкурсы үткәрелә.
Конкурста авыл җирлекләре, физик, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр түбәндәге номинацияләр буенча катнаша ала:
1) Авыл җирлекләрендә Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү;
2) Оешма территориясен иң яхшы Яңа елга бизәүче.
Номинациядә катнашучылар 4 категориягә бүленә:
— балалар мәгариф учреждениеләре;
— авыл мәдәният йортлары;
— уку йортлары: ссузлар; гомуми белем бирү мәктәпләре, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен мәктәп-интернат.
— бюджет оешмалары;
— шәһәр предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр.

3) Үзе яшәгән йорт территориясен иң яхшы бизәүче
Әлеге номинация 2 категориягә бүленә:
-шәхси йортлар;
-күпфатирлы йорт ишегаллары.
Йорт, ишегалды бизәлеше фотоларын, заявкаларны шәһәр Советы баш белгече Зәринә Шакировага 8-927 476 67 93 номерына көйләнгән мессенджерлар аша җибәрергә була.
Йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү 25 декабрьдә үзәк Яңа ел чыршысын ачу тантанасында булачак. Конкурста җиңүчеләр район башлыгының Рәхмәт хатына һәм истәлекле бүләккә ия булачак.
Фото редакция архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев