Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Минзәләдә инновацион технологияләр кулланып үткәрелүче шахмат буенча чемпионат старт алды

Ярышларны оештыручы сүзләренчә, республикада әлегә аналоглар юк

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"

Минзәлә шәһәренең Балалар иҗат йортында районның гомумбелем бирү оешмаларыннан малайлар һәм кызлар арасында шахмат буенча 4 нче Чемпионат старт алды.

Ярышны ачып, аны оештыручы, “Минзәлә – шахмат территориясе” клубы җитәкчесе Азат Шагалиев чемпионатның шахмат партияләрен тану һәм трансляцияләү өчен idChess платформасын кулланып үткәрелүен билгеләп үтте.

- Әлеге программаның асылы шунда: сылтама буенча кушылып, теләгән һәркем бүгенге турнирның реаль вакыт режимында трансляциясен карый ала. Без шулай ук балалар иҗат йорты залында экран урнаштырдык, аның буенча тренерлары үз укучыларының уенын күзәтеп барачак. Татарстанда бүгенге көндә бары тик без, Минзәләдә, берьюлы 10 партияне idChess технологиясе буенча трансляцияли алабыз. Бер тактадагы гына трансляцияләүче Менделеевскидан тыш, бу программа республикада әлегә кулланылмый, - дип сөйләде ул.

Чемпионатта катнашу хокукын "Мәктәп Лигасы 22"турнирлары нәтиҗәләре буенча 10 малай һәм 10 кыз яулады. Ачылышта игълан ителгәнчә, беркем дә бүләксез калмаячак. Тулбай авылыннан атаклы фермер Илгиз Заһиев турнирның генераль спонсоры булып тора, шулай ук үз бүләкләрен Балалар иҗат йорты да әзерләде.

Чемпионатны ачу вакытында шахмат буенча мәсьәләләрне чишү буенча көз дәвамында барган турнирда җиңүчеләрне бүләкләү булды. Ул Югары һәм Беренче лигаларда үтте. Беренче лигада 1 урынны Азат Шагалиевта читтән торып шөгыльләнүче Бәхтияр Фатыйхов (Урыссу) яулады. Аңа бүләк күптән түгел Баулыда Минзәлә шахматчылары катнашында үткән турнирда тапшырды. 2 урын – Руслан Искәндировта, 3 урын - аның сеңлесе Ләйлә Искәндировада. Югары лигада 1 урында - Алик Атласов, 2 дә - Руслан Зәйнуллин, 3 тә - Ратмир Никитин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев