Минзәләдә Качману бәйрәменә әзерлек мәсьәләләре буенча җыелыш үткәрделәр
Районда 3 купель булачак
(Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»)
19 гыйнвар көнне православ динендәгеләр билгеләп үтүче Качману бәйрәме уңаеннан район администрациясендә әлеге чарага әзерлек мәсьәләләре буенча утырыш узды.
— Ахыргы нәтиҗә — гражданнарыбызның тынычлыгы һәм иминлеге, — дип билгеләп үтте утырышны уздырган Минзәлә шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваров.
Районда 3 купель оештырылачак: Минзәлә шәһәре яр буенда, Рус Мөшегесе һәм Коноваловкада. Авылларда купель 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә эшләячәк. Минзәлә шәһәрендә — 19 гыйнварда 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр.
Хокук саклау органнары вәкилләре чараларның куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк, шулай ук урыннарда медицина пунктлары җәелдереләчәк. Мәдәни программа да көтелә. Шәһәрдә купель янында дин тотучыларны Юртау, Николаевка, Яңа Маҗын, Югары Юшады авыл җирлекләре вәкилләре каршы алачак.
Купельләргә чумарга теләүчеләр тискәре нәтиҗәләр булмасын өчен үзләренең сәламәтлекләрен исәпкә алырга тиешлегенә аерым игътибар юнәлтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев