Минзәләдә кадрлар алмашынуы дәвам итә
2024 елның декабреннән Минзәлә шәһәренең СК ВСК агентлыгы иминиятләштерү компаниясен яңа директор җитәкләде.
Бу вазыйфага Рәмзия Илсур кызы Усманова билгеләнде.
Рәмзия Илсур кызы — 1976 елгы, Минзәлә шәһәрендә туган.
Минзәлә педагогия училищесын, Казан шәһәренең Икътисад, идарә һәм хокук институтын (Финанс һәм кредит) тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеге ТКХ МППда икътисадчы вазифасыннан башланган һәм 16 ел торак-коммуналь хуҗалыкта эшләгән («Управляющая компания» МУП җитәкчесе урынбасары, РИТЦ ҖЧҖ җитәкчесе) . 2011 елда «АК БАРС СТРАХОВАНИЕ» дә менеджер, 2012 елда — җитәкче вазифасына күчерелгән. 2024 елдан СК ВСК га җитәкче итеп билгеләнде.
Кияүдә, улы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев