Минзәләдә кадрлар үзгәрешләре дәвам итә
Район хакимияте утырышлар залында үткән эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә яңа билгеләнешләр турында хәбәр ителде.
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Озак еллар дәвамында АҖ «Татавтодор» Минзәлә филиалын җитәкләгән Марат Марс улы Сәмигуллин үз вазыйфасыннан китте. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен район башлыгы Айдар Салахов аңа рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк — картина тапшырды.
Аның урынына АҖ «Татавтодор» Минзәлә филиалы җитәкчесе итеп Илнур Рәис улы Гәрәев билгеләнде. Моңа кадәр ул «Татавтодор» Минзәлә филиалының Мөслим юл участогы начальнигы булып эшләде.
«Район мәдәният сарае» муниципаль бюджет сәнгать учреждениесы җитәкчесе итеп Луиза Ринат кызы Хәйруллина тәгаенләнде. Моңа кадәр ул район мәдәният сарае директорының ярдәмчесе булып эшләде.
Шулай ук рәсми рәвештә «Татарстан Республикасы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ Минзәлә районы буенча начальнигы итеп Светлана Владимировна Бахмина билгеләнүе турында хәбәр ителде. Моңа кадәр ул район Советы гомуми бүлегендә баш белгеч буларак хезмәт куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев