Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә шахмат турниры уза

«Гран - при Закамья» ның бер турын үткәрүне быел өченче тапкыр Азат Шагалиев җитәкләгән Минзәлә шахмат клубына ышанып тапшыралар.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә - информ)

 Чөнки мондый техник яктан нык коралланган шахмат клубы урнашкан биналар Россиядә бармак белән генә санарлык. Партияләрне  интернеттан турыдан - туры  Минзәлә клубы сайтыннан карап барырга мөмкин булачак. Турнирда Татарстан шахмат федарациясенең ике вице - президенты (К.Ф. Деняпкин һәм Н.Н. Коротаев) катнашуы шул хакта сөйли. 


Турнирны Минзәлә районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Ренат Ибраһимов ачты. Белүебезчә, ул районда үткән һәр турнирда уенчы буларак та катнаша. 
2014 елда һәм аннан соңрак туган балалар берьюлы өч турнирда катнашып, 69 медаль өчен көч сынашачак.


Гран- при турында катнашучылар җидешәр классик партия уйнаячаклар. Һәр турда күп очко җыючылар үзара уйнаячаклар. Шулай итеп алар өстәмә рәвештә рейтингларын да күтәрәчәк. Шуңа турнир 4 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 
Гран - при быел алты этапта үтә. Йомгаклау турниры һәм чемпионнарны бүләкләү Бавлыда булачак. Минзәләдән катнашучы 15 балага күбрәк очколар отуын телибез. Татарстанның дистәләгән районыннан, Башкортстан һәм Мари - эльдан 128 яшь шахматчы катнаша Минзәләдәге турнирда.


Минзәләнең балалар иҗат йорты җитәкчелеге яшь шахматчыларның уеннан буш вакытын кызыклы һәм файдалы үткәрү өчен чаралар планы эшләгән. Оешкан төстә ашатуны педагогия көллиятенең ашханәсе ярдәмендә хәл иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев