Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә керәшеннәрнең милли мәдәнияте традицияләренә багышланган чара үткәрелде

Чара Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында оештырылды.

Минзәлә шәһәренең Мәдәни мирас йортында Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте студентлары өчен мавыктыргыч чара узды. Яшьләр керәшен мәдәниятенең уникаль аспектлары, шул исәптән аларның бәйрәмнәре, кухнялары һәм гореф-гадәтләре белән таныша алдылар.
Мәдәни мирас йорты мөдире Гөлназ Сизова студентларны ТР ассамблеясе эше белән таныштырды, Минзәлә районы территориясендә яшәүче халыклар һәм мәдәни мирас йорты каршында эшләүче милли җәмгыятьләр турында сөйләде.

Чара барышында җирле керәшен милли-мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Светлана Упаева яшьләрне керәшен халкының барлыкка килү тарихы, бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды, уеннар, милли халык биюе буенча мастер-класс оештырды.

Дусай-Кичү авылы клубы мөдире Гөлнара Гайсина җитәкчелегендәге мастер-класс барышында студентлар милли ризык — «шишара» әзерләү рецептларын һәм серләрен бик теләп үзләштерделәр.

Чара чәй өстәле артында, керәшеннәрнең милли тәм-томнары белән сыйланып тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев