Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә көрәш буенча ачык районара турнир узды

«Полянка» лагеренда 2007 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында Минзәлә интернат-мәктәбе призларына ачык районара көрәш турниры узды.



Актаныш, Сарман, Мөслим, Тукай һәм Минзәлә районнарыннан барлыгы 10 авырлык категориясендә 99 көрәшче катнашты.
Беренче урында-Минзәлә, икенче урында - Мөслим, өченчедә-Сарман районнары. 
Турнирны үткәрүдә Игорь Цветков, "Август" агрофирмасының "Минзәлә" ОСП оешмасы (җитәкчесе Рөстәм Исламов), Мәхәсим Вәлиев ярдәм күрсәтте. Иң яшь көрәшчегә шәхси призны Мәүләветдин Закиров тапшырды. Кызлар арасында иң матур көрәш өчен бүләкне кунак сыйфатында килгән Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев тапшырды. Җиңүгә омтылыш өчен аерым бүләкне Фәрит Хәмәтдинов тапшырды.

Шулай ук Иван Жернаков белән Рузил Вәлиев  Минзәлә районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллиннан һәм Минзәлә интернат-мәктәбе директоры Нурһади Гыйльфановтан районның иң перспектив көрәшчеләре буларак грамоталар һәм дипломнар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев