Минзәләдә Космонавтикага багышланган чарада Байконурда хезмәт иткән Мөнәздал Вәлиевны искә алдылар
Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә илебездә космонавтика тарихына, бүгенге үсешенә багышланган стенд тәкъдим ителде.
Әлеге стендны ясау инициаторлары — шәһәрдәшебез Рафия Вәлиева һәм 1 нче урта мәктәп директоры Ольга Ильина. Ясау идеясы бер ел элек чамасы барлыкка килгән. Эчтәлеге төгәл, укучы балаларга кызыклы булсын өчен, күләмле эш башкарылган. Рафия Вәлиева Санкт-Петербургтагы Глушко исемендәге космонавтика һәм ракета техникасы музеена, Мәскәүдәге Космонавтика музеена барып, мәгълүматлар туплаган.
Рафия Вәлиеваның космонавтика белән кызыксынуының сәбәбе — аның әтисе Мөнәздал Вәлиев 1957 — 1958 елларда Байконурда (ул вакытта Тюратам дип атала) хезмәт итә.
— Тумышы белән Мөслим районы Елгабаш авылыннан булган әтиебезгә — ул вакытта әле яшь кеннә егеткә легендар шәхесләр — Сергей Королев, Валентин Глушко белән аралашырга насыйп була. Ул космик аппаратлар өчен махсус топливоның серен белүче өч кешенең берсе генә була. Нәкъ әтиебез хезмәт иткән вакытта СССР космоска беренче ясалма иярченнәр җибәрә. Болар хакында әтиебез бары тик 40 ел узгач, 1998 елда гына сөйләде, — дип истәлекләре белән уртаклашты Рафия Вәлиева.
1968 елда Вәлиевлар гаиләсе Минзәләгә күченә. Ул вакыттагы 1 нче мәктәп директоры Үзбәк Гарифуллин аларны йорт белән тәэмин итә, Мөнәздал һәм аның тормыш иптәше Гөлия 1 нче мәктәптә дә эшләп алалар. Минзәләдә Мөнәздал ага 2016 елга кадәр яши. Аның тормыш юлына багышланган мәкалә «Минзәлә» газетасының 16 август, 2024 ел санында чыкты.
Чара барышында 1 нче урта мәктәпнең 10 нче сыйныф укучылары Мөнәздал Вәлиев тормышына, космонавтикага кангылышылы мәгълүматлар белән таныштырдылар.
Очрашуны йомгаклап, мәктәп директоры Ольга Ильина:
— Мәктәбебездә 12 апрель — Космонавтикалар көненә багышланган чаралар циклы уза. Класс сәгатьләре, рәсемнәр һәм эшләнмәләр конкурсы үткәрелә. Укучыларыбызда космос тематикасына кызысыну зур икәнен күрәбез. Шуңа күрә Рафия Мөнәздал кызына әлеге стендны әзерләгәне, Мәскәүдән музейдан китаплар алып кайтканы өчен рәхмәтлебез. Кем белә, бәлки киләчәктә безнең укучыларыбыз арасында да космос киңлекләрен өйрәнүчеләр булыр, — диде.
Шулай ук Ольга Ильина һәм Рафия Вәлиева космоска багышланган класс сәгатьләре үткәрелүче 4 сыйныф укучылары янына да кереп чыгып, аларның белемнәрен тикшерделәр, эшләнмәләре белән таныштылар, киләчәктә уңышлар теләделәр.
кызыклы факт
Тумышы белән Бөгелмәдән булган, шушы көннәрдә МКС ка очкан космонавт Сергей Рыжиков 2010 һәм 2014 елларда Минзәлә аэропортында әзерлек үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев