Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләре көне алдыннан хәтер митингы үтте

20 декабрь көнне Россия Федерациясе Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Нәкъ менә шушы көнне 1917 елда Халык Комиссарлары Советы карары белән контрреволюциягә һәм саботажга каршы көрәш өчен Совет Россиясендә Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясе оештырыла. Әлеге истәлекле дата алдыннан Минзәлә шәһәрендә Ленин исемендәге паркта хәтер митингы узды.

Митингта катнашучыларны сәламләп, Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов әлеге истәлекле датаның мөһим тарихи мәгънәгә ия булуын, җәмгыятьтә хокук тәртибен саклауда һәм тотрыклылыкны тәэмин итүдә дәүләт куркынычсызлыгы органнарының бәяләп бетергесез ролен билгеләп үтте.

"Илебезнең иминлеген тәэмин итү, тарихи хәтерне һәм гаделлек тантанасын саклап калу өчен көрәштә һәлак булган ата-бабаларыбызның истәлеген хөрмәт итү мөһим", " бигрәк тә бүгенге вәзгыятьтә җәмгыятьтә бердәмлекне сакларга тиешбез», - митинг барышында нәкъ әлеге фикерләр игътибар үзәгендә булдылар.

Яр Чаллыда Татарстан Республикасы буенча УФСБ хезмәте начальнигы полковник Валерий Карягин һәм запастагы подполковник, тарихчы, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты тарих һәм география факультеты деканы Владимир Красильников үз чыгышларында дәүләт куркынычсызлык органнары тарихы һәм бүгенге эчшәнлеге турында сөйләделәр, яшьләр арасында патриотик тәрбия алып бару мөһимлеген һәм тарихны бозуга юл куярга ярамаганлыгын искәрттеләр.

«ТР сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм запас чик сакчылары» төбәк иҗтимагый оешмасының Минзәлә шәһәре Чик сакчылары берлеге исеменнән Сергей Ефремов чыгыш ясады.

Митинг азагында, 1920 елда кулак-эсер фетнәсе вакытында батырларча һәлак булган Минзәлә ГубЧК сы хезмәткәрләренә, Кызыл Армия командирлары һәм сугышчыларына һәйкәлгә, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган мемориалга чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев