Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә үзәгендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр

Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Минзәләдә Масленица (Май чабу) бәйрәме зур тамаша ясап үткәрелде. Шәһәр үзәгендә үткәрелгән бәйрәмгә дип район мәдәният хезмәткәрләре һәм шәһәр мәктәпләре укучылары бай эчтәлекле концерт тамашасы әзерләделәр.

Башта күмәк биюләр  ярминкә үткәрелгән Октябрь мәйданында булды.

Аннан соң тамаша акрынлап район мәдәният сарае каршына күчте.

Биредә бәйрәмгә килүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов котлады:

- Бүгенге көндә районыбызда дус-тату булып, бер-берсен хөрмәт итеп 13 милләт вәкиле яши. Электән кигән традицион бәйрәмнәребезне үткәреп, үзара дуслыкны тагын да ныгытабыз, - диде.

Район мәдәният сарае артистлары һәм авыллардан килгән фольклор ансамбльләр, мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән артитслар тарафыннан 20 дән артык номер әзерләнде.

Сүз уңаеннан, бәйрәм хөрмәтенә мәдәният бүлеге хезмәткәрләре ачык һавада мичтә коймаклар пешереп, кунакларны сыйлап тордылар. Кайнар чәй һәм тәмле коймак-беленннәрне Минзәлә картлар һәм инвалидлар йорты, мәгариф бүлеге, яшьләр һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре дә әзерләп алып килделәр.

Бәйрәмнең кульминациясе – Муса Җәлил исемендәге паркта әзерләп куелган карачкыны яндыру булды.

Карачкының бик тиз арада янып бетүен күзәтеп торгач, бәйрәм кунаклары: “Менә булды, хәзер инде яз җитә”, дип күтәренке кәеф белән акрынлап өйләренә таралаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев