Реклама
Көн темасы
Минзәләдә «Майская грация» турниры узды
Төрле төбәкләрдән килгән спортчы кызлар берничә категориядә көч сынаштылар
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
«Юбилейный» спорт мәктәбендә спорт аэробикасы буенча «Майская грация» ачык турниры узды. Ярышлар төрле яшь категорияләрендә узды һәм ике көн дәвам итте. Барлыгы Казан, Норлат, Минзәлә (Татарстан), Стәрлетамак, Благовещенск (Башкортостан), Отрадный (Самара өлкәсе) шәһәрләреннән 300 гә якын спортчы катнашты. Минзәлә районы данын «Юбилейный» спорт мәктәбенең спорт аэробикасы бүлеге тәрбияләнүчеләре яклады (тренерлары – Лилия Яруллина, Светлана Шәрипова).
Беренче көнне 6-8, 9-11 яшьлекләр арасында ярыштылар. Икенче, соңгы көнне 12-14, 15-17, 18 яшь һәм аннан өлкәнрәк спортчылар үз осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, шактый ишле медальләр комплекты уйнатылды. Спортчылар аэробиканың берничә төре буенча чыгыш ясаганга күрә , пьедесталга да берничә тапкыр менделәр.
Ярышлар ахырында спортчылар һәм ата-аналар тарафыннан тренерларына рәхмәт сүзләрен белдерү күңелле мизгел булды. Җавап итеп, Лилия Яруллина әти-әниләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде , быел аэробика бүлегендә укуларын тәмамлаучыларга уңышлар теләде һәм киләсе уку елында спортчы кызларны яңа ярышлар, димәк, яңа казанышлар көткәнен билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев