Минзәләдә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча эшлекле төркем киңәшмәсендә Рәхмәт хатлары тапшырылды
2025 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды
Минзәлә шәһәренең Мәдәни мирас йортында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча эшче төркемнең хисап киңәшмәсе узды. Аның эшендә районның милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре катнашты. Шулай ук район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев, Никольский соборы настоятеле иерей Роман Храмутичев һәм Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков һәм район мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре чакырылган иде.
Киңәшмә Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге җитәкчесе Гөлназ Сизова докладыннан башланды. Ул вәкиллек һәм районда милли-мәдәни берләшмәләр эшчәнлеге белән таныштырды.
Югары Тәкермән авыл мәдәният йорты директоры Алинә Якиева матди булмаган этномәдәни байлыклар турындагы доклад белән чыгыш ясады һәм мисал итеп «Самовар яңарту» йоласы белән таныштырды.
Татарстан Республикасы әзербайҗан милли-мәдәни автономиясенең Минзәлә районындагы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Наргиз Әхмәдованың доклады да зур кызыксыну белән тыңланды.
Минзәлә районы башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев үз чыгышында үсеп килүче буынны реаль тормышта да, интернет челтәрләрендә дә деструктив агымнардан саклау өчен тәрбияләүгә комплекслы якын килү кирәклегенә басым ясады.
Киңәшмә азагында милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләренә һәм мәдәни мирас йортында чаралар үткәрүдә актив ярдәм итүче мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырылды.
Чара район мәдәният сарае артистлары башкаруында музыкаль номерлар белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев