Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә мобилизацияләнүчеләргә гуманитар ярдәм җыю буенча штаб эшли башлады

Штаб #МЫВМЕСТЕ Бөтенроссия акциясе кысаларында төзелде

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә шәһәренең "Ялкын" яшьләр үзәгендә мобилизацияләнүчеләргә, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә гуманитар ярдәм җыю өчен штаб эшли башлады.

Ирина Михайлова, "Ялкын" яшьләр үзәге директоры:

-Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм күрсәтергә теләүчеләр Изыскательләр урамы , 1/32 йорт адресы буенча урнашкан Яшьләр үзәгенә әйберләр китерә алалар. Гуманитар ярдәм буларак озак вакытлы саклау продуктлары (бер тапкыр чәй пакетлары, шикәр, печенье, конфетлар һ.б.) җылы әйберләр (җылы һәм гадәти носкилар, термодеялолар, дождевиклар һ.б.) җылы һәм йон, җылылык одеяллар, яңгыр курткалары), шәхси гигиена чаралары кабул ителә. Штаб дүшәмбедән җомгага кадәр сәгать 8.00 - 19.00 ләрдә эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев