Минзәләдә Мөнәҗәтләр кичәсе үткәрелде
Катнашучыларның күпчелеге авыллардан иделәр
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Минзәлә шәһәре Мәдәни мирас йортында Мөнәҗәтләр кичәсе үткәрелде.
Әлеге чараны оештырган район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Роза Фәхретдинова:
- Катнашучылар аеруча күп булды. Гөлектән Илгизә Галиуллина, Гөлнара Закирова, Дәвектән - Тәнзилә Нәсмиева, Гүзәлия Сахабутдинова, Кадрәктән Фәрхенур Чернышева, Тулбайдан Нәзирә Сайранова, Мәлкәннән - Алсу Хазипова, Тупачтан - Зәкирә Асылгәрәева, Минзәләдән - Лениза Якиева, Раушания Гыймаева-Титова, Нәкыйрә Лотфрахманова, Усайдан Венера Хәлимова, Рәдисә Ямилова катнаштылар. Бәйге итмәдек, урыннар билгеләмәдек. Бик күркәм мәҗлес булды.: Мәчет исеменнән Рәмзил хәзрәт Садыйков бүләкләр җибәрде. Мәҗлес чәй өстәле артында дәвам итте, - дип хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев