Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Николаев истәлегенә традицион волейбол турниры узды

Леонид Алексеевич бөтен гомерен спортка, сәламәт буынны тәрбияләүгә, Минзәлә педагогия көллиятенә багышлый, анда 28 ел эшли.

ГТО комплексын үстерү, волейболны популярлаштыру , сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, 30 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә Л.А. Николаев истәлегенә хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды.

Ренат Ибраһимов, Минзәлә педагогия көллияте директоры:

— 4 декабрьдә колледжның актлар залында күренекле педагог, физик культура һәм спорт отличнигы, югары квалификацияле категорияле укытучы, 15 ел инде безнең белән булмаган Татарстан Республикасының атказанган укытучысы хөрмәтенә турнир призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. 

Без аны игелекле, намуслы, үз эшен яратучы кеше буларак искә алабыз. Беренчелекнең мактаулы кунаклары булып Леонид Алексеевичның хатыны Валентина Ивановна, гаилә династиясен дәвам итеп безнең көллияттә укучы оныклары килде. Валентина Ивановна буш кул белән килмәде: Николаевлар гаиләсе призерларга татлы бүләкләр, ә турнир җиңүчеләре волейбол туплары алды.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары арасында турнир җиңүчесе кубогын Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжы командалары алды.

Хатын-кызлар командалары арасында «Юбилейный» командасы — 2 урын. 3 урын да «Юбилейный» спорт мәктәбенең «Звездочки» командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев