Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә оешмалар арасында волейбол турниры уза

Нәтиҗәләр киләсе атнага билгеле булачак

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Минзәлә шәһәренең “Юбилейный” спорт мәктәбендә предприятиеләр, организацияләр һәм учреждениеләрнең ир-ат командалары арасында волейбол турниры уза. Уеннар 17-26 гыйнвар көнне уза. Ярышларда шәһәр башкарма комитеты, СИЗО-4, мәгариф бүлеге, Кадрәк авыл җирлеге, спорт ветераннары, театр, мәктәп-интернат командалары катнаша. Турнирның төп хөкемдары – волейбол тренеры Виктор Беспалов.

1 нче көнне СИЗО-4 – шәһәр башкарма комитеты 2:0, спорт ветераннары – шәһәр башкарма комитеты 2:1, мәгариф бүлеге – Кадрәк авыл җирлеге 2:0 исәбе белән уйнады. 2 нче көнне шәһәр башкарма комитеты –мәгариф бүлеге 2:0, спорт ветераннары – Кадрәк авыл җирлеге 2:0 , СИЗО-4 – театр 2:0 исәбе белән уйнадылар. Бүген исә мәгариф бүлеге – СИЗО-4, театр – Кадрәк авыл җирлеге, театр –спорт ветераннары арасында волейбол уеннары булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев