Реклама
Көн темасы
Минзәләдә җомга намазында Мисырдан кунак катнашты
Ул Яр Чаллыда укый
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Шушы атнада Минзәлә мәчетендә Мисырдан кунак булды. Ул җомга намазында катнашты. Бу хакта Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков хәбәр итте.
- Кунагыбызның исеме Тарик. Ул Мисырдан, Каһирә шәһәреннән. Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында укый. Мәчетебезнең тарихы, бүгенгесе белән танышып, матур, сакланган борынгы мәчет белән сокланып китте. Мисырның тарихи мәчетләре белән чагыштырды, - дип хәбәр итте хәзрәт.
Фото Минзәлә мәчете архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев