Минзәләдә пионерлар көнен яр буенда билгеләп үттеләр
Мәктәп укучылары очраган кешеләрдә ностальгия хисе тудырып, марш ясап үттеләр
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Минзәләдә балалар иҗтимагый оешмаларының слеты узды. 19 май - Пионерлар көненә багышланган зур чара Балалар иҗат йорты тарафыннан үткәрелде.
Төшке аштан соң район мәдәният сарае янында район мәктәпләреннән активистлар җыелды. Күпләрнең пионерларга хас булган атрибутлары бар иде: кызыл галстуклар, барабаннар, быргылар.
Моннан, пионер байрагына ияреп, алар слет үткәрү ноктасына - Минзәлә елгасы яр буена юнәлделәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күп кенә каршыга очраган шәһәрлеләрдә аларның йөреше ностальгия хисе тудырды. "Без бит барыбыз да пионер булдык", - дип билгеләп үтте бер ир-ат.
Күпләр телефоннарына фотога төшерде, туры эфирларга да чыкты.
Минзәлә елгасының капма-каршы ярында (Воровский исемендәге поселок ягыннан) слетта катнашучылар өчен бай танып белү һәм спорт-күңел ачу программасы әзерләнгән иде.
Аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев һәм Балалар иҗаты йорты директоры Рөстәм Ялаев сәламләделәр.
Бәйрәмдә балалар хәрәкәте ветераннары Фирдания Упаева, Радик Хафизов, Людмила Киркина, Гөлйөзем Ясәвиева, Гөлфия Хәлимова, Наилә Сәлимгәрәеваны хөрмәтләделәр. Аларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
Чараның рәсми өлешеннән соң балалар өчен төрле мастер-класслар, уеннар, ярышлар (шул исәптән балык тоту буенча да) үткәрелде. Балалар иҗат йорты методисты Виктория Жукованың шәхси значоклар коллекциясе дә бәйрәм кунакларында зур кызыксыну уятты.
Бәйрәмне район мәдәният сарае каршындагы барабанчылар, «Комета», «Сюрприз» музыкаль төркемнәре чыгышлары да бизәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев