6 июнь көнне бөек рус шагыйренең 225 еллыгы билгеләп үтелә
Минзәлә үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Җиңү паркында «Евгений Онегин» исемле әдәби-шигъри композиция оештырдылар. Чара Александр Сергеевич Пушкин иҗатына багышланган иде.
Чарада инвалидлар җәмгыяте әгъзалары һәм Минзәлә районы КСЦОН гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары катнаштылар. Алар шигырьләр укыдылар, табышмакларга җаваплар таптылар һәм төрле конкурсларда катнаштылар.
Нет комментариев