Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә район башлыгы Айдар Салахов призына йөзү буенча ярышлар башланды

Ярышларда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 20 команда составында 470 бала үзара көч сынашачак.

(Дифиза Нуриева, “Мензеля-информ”)

Ярышларның тантаналы ачышында Минзәлә районы башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев чыгыш ясап, район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән катнашучыларны сәламләде, аларның спорт белән шөгыльләнүен хуплады, уңышлар теләде.

Яшь спортчыларның уңышы – ул тренер һәм аның кул астында тәрбияләнүче балаларның уртак хезмәт җимеше. Эш нәтиҗәләре булып ярышларда җиңүләр һәм спорт разрядлары алу тора. Ачылу тантанасында “Веселый дельфин” бөтенроссия ярышларында катнашучы ТР Беренчелеге призеры Зөләйха Нәбиевага акчалата бүләк тапшырылды.  Тренеры Альфир Сафиуллин район башлыгы Айдар Салаховның, ә әти-әниләре Әнәс һәм Чулпан Нәбиевлар “Юбилейный” спорт мәктәбе директоры Илфар Сафиуллинның рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Тагын бер күңелле момент: йөзү бүлегенә йөрүче спортчылар Айгөл Вильдановага һәм Анна Ширданинага 1нче спорт разряды һәм разряд китабы тапшырылу булды.

Танталы ачылудан соң зур бассейнда йөзү ярышлары башланда. Ярышлар ике көн дәвамында барачак. Нәтиҗәләр белән соңрак таныштырырбыз.

Эсмира Аксенова, Минзәлә командасы йөзүчесе:

–Мин йөзү белән 8 ел шөгыльләнәм. Тренерым Альфир Гиздуллович бик яхшы өйрәтә безне. Бассейнда гына йөзеп калмыйча, кыш көне чаңгыга да чыгабыз, ә җәй көне йөгерәбез. 2нче зурлар разрядым бар, бу ярышларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп 1нче зурлар разрядын алырга исәпләп торам.

Александра Соколовская, Минзәлә командасы йөзүчесе:

–“Юбилейный” спорт мәктәбенең йөзү бүлегенә 12 ел йөрим. Тренерым – Наил Каюмов. Башта абыем Ярослав йөри башлады, аның артыннан мине дә әти-әнием йөзүгә бирде. Ярышларда теләп катнашам, җиңүләргә ирешәм. Спорт мастерына кандидат разрядым бар. Әлбәттә профессиональ рәвештә шөгыльләнү зур көч, тырышлык таләп итә, даими тренировкаларга йөрергә, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Шул вакытта гына нәтиҗәләргә  ирешеп була.

Ольга Домосканова, Баулы командасы трнереры:

–Минзәләдә узган ярышларга даими рәвештә киләбез. Бик яхшы каршы каршы алалар, хәтта иң якын туганнарын каршы алган кебек дип әйтер идем. Авыл хуҗалыгы техникумында яшибез.Андагы студентлар да безнең белән элекке дуслары кебек исәнләшеп йөриләр, безне хәтерлиләр. Ярышларга 17 бала алып килдем. Беренче тапкыр гына ярышларда катнашучы балалар да, КМС алучы балалар да бар командада. Тренер булып 15 ел эшлим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев