Минзәләдә район ифтары үткәрелде
Мәҗлес хөрмәтенә мул табын әзерләнде.
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Минзәлә гимназиясе бинасында үткәрелгән район ифтарына 100 дән артык мөселман җыелды.
— Ифтар үткәргән район җитәкчелегенә, безне барчабызны биредә кунак иткән гимназия коллективына чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Ифтар ул ашау өчен генә үткәрелә торган мәҗлес түгел, ә барыбызга да бергәләшеп җыелышырга, аралашырга мөмкинлек бирүче күркәм чара да, — дип билгеләп үтте Минзәлә район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков.
Үз чыгышында ул шулай ук әдәп-әхлак, милләтара һәм динара татулык, иман темаларына кагылды. Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның исән-имин әйләнеп кайтуын теләп һәм һәлак булганнарның рухларына багышлап дога кылды.
Гимназия спортзалында күмәкләшеп ахшам намазы укылды. Мәҗлес Тукай районыннан килгән кунак Сосновоборский бистәсе имам-хатыйбы Ринат хәзрәт Фәрраховның Коръән аятьләре укуы белән тәмамланды.
Исегезгә төшерәбез, 10 апрель көнне район мәчетләрендә Ураза гаете хөрмәтенә бәйрәм намазы укылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев